Тарихы

1680 елдан Яковлев Пүчинкәсе буларак мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, көнлекчелек тарала.

Авылдан көньяктарак К.Щербаков җирләре урнаша. 1890 елда – чиркәү-приход мәктәбе, 1897 елда бер сыйныфлы земство училищесе ачыла (үз йортында урнаша; 1920 елда 80 ир бала һәм 24 кыз бала укый).

XX гасыр башында авылда Николай Чудотворец чиркәве (1899 ел, 1930 елларда ябыла, бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла; сакланмаган), земство мәктәбе, 4 тегермән, 2 ярма яргыч, 2 май язу, йон тетү йортлары була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3302 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Яковлево авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “За новую жизнь” колхозы оештырыла, 1950 елда “Сабанчы” (Сабанчы поселогы) белән бергә “Память Кирова” колхозы составына керә. 1969 елда “Память Кирова” совхозы итеп үзгәртелә. 2004 елда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җирлегендә “Яковлево” ябык акционерлык җәмгыяте булдырыла.

Халкы күбесенчә “Светлая долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (2007 елдан, кырчылык, сөт терлекчелеге).

Авыл территориясендә 6 терлекчелек фермасы һәм фураж склады төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда уку өе оештырыла (мөдире – Ф.Е.Евстафьев).

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1985 елда яңа бина төзелә), 1988 елда – урта, 2017 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее (2004 елдан, оештыручысы – Ю.М.Колчин) эшли. Экспозициянең төп бүлекләре: “Яковлево, Олы Елово, Мурзиха авыл җирлекләре үзидарәләре тарихы”, “Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбыз”, “Гражданнар сугышы”, “Яковлево, Олы Елово, Мурзиха мәктәпләре тарихы”, “Сәяси репрессия корбаннары”, “Күренекле якташларыбыз”, “Тыл хезмәтчәннәре”.

Авылда балалар бакчасы (1979 елдан, мәктәп бинасында урнаша), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елда төзелгән Күп функцияле үзәк бинасында урнашалар), китапханә бар (1965 елдан, 2015 елдан мәктәп бинасында).

Күренекле кешеләре

Н.Н.Пузырёв (1914–2005) – геофизик, сейсмолог, СССР Фәннәр академиясе һәм Россия фәннәр академиясе академигы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), Халыклар дуслыгы, IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры;

А.В.Фуженкова (1929–2013) – химик-органик, химия фәннәре докторы, Казан химия мәктәбе музее директоры (1992–1998 елларда);

П.И.Шишмагаева (1925 елда туган) – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.

Халык саны

1859 елда – 1247,
1887 елда – 1426,
1905 елда – 975,
1920 елда – 1326,
1926 елда – 1537,
1938 елда – 1119,
1949 елда – 647,
1958 елда – 420,
1970 елда – 387,
1979 елда – 377,
1989 елда – 422,
2002 елда – 383,
2010 елда – 390,
2017 елда – 389 кеше (руслар – 86%, татарлар – 9%).