Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1847–1858 елларда Казан Богородица чиркәве төзелә (соңгы классицизм стилендә дини архитектура истәлеге; 1939 елда ябыла, 1998–2004 елларда реставрацияләнә, хәзер эшли).

XX йөз башында земство училищесе, китапханә (1907 елдан), тегермән була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2041,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1921 елдан ТАССРның — Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Яковлево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла, 1959 елда “Красный луч” колхозы (Олы Елово авылы) составына керә. 1969 елдан – “Память Кирова” совхозы (Яковлево авылы), 1995 елдан “Память Кирова” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында. 2004 елда авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җирлегендә “Яковлево” ябык акционерлык җәмгыяте булдырыла.

Халкы күбесенчә “Светлая долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (2007 елдан) эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2015 елда яңа бина төзелә) бар.

1978 елга кадәр, 1990–1999 елларда – башлангыч мәктәп, 2008 елга кадәр клуб эшли.

Алабуганың Казан Богородица монастыре скиты урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 688,
1887 елда – 950,
1905 елда – 919,
1920 елда – 835,
1926 елда – 983,
1938 елда – 1005,
1958 елда – 290,
1970 елда – 205,
1979 елда – 139,
1989 елда – 90,
2002 елда – 83,
2010 елда – 74,
2017 елда – 80 кеше (руслар – 95%, татарлар – 5%).