Тарихы

1680 елдан Салкын Чишмә Пүчинкәсе буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Зиняр (Зинери) исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлеклекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 368,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Пеледыш” колхозы оештырыла. 1950 елда “Труд” колхозы (Мишка-Овраг поселогы) составына керә. 1969 елда – “Труд” совхозы, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер, күрше авыл хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1905 елда – 156,
1920 елда – 159,
1926 елда – 173,
1938 елда – 418,
1958 елда – 223,
1970 елда – 114,
1979 елда – 70,
1989 елда – 84,
2002 елда – 83,
2010 елда – 53,
2017 елда – 63 кеше (марилар – 74,6%, руслар – 23,81%).