Тарихы

1672 елдан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорыннан билгеле). Революциягә кадәрге чыганакларда Петропавловский исеме белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук көнлекчелек тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда тегермән, почта станциясе, кәшәнә була. 1868 елда керәшен татарларның яңа приходын оештыру буенча Петропавел чиркәве төзелә (архитектор К.Тонның үрнәк проекты буенча төзелә, 1935 елда ябыла, совет чорында бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла; 2012 елдан чиркәүдә гыйбадәтләр уза; псевдорус юнәлешендә эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында тегермән, почта станциясе, земство мәктәбе, земство халык китапханәсе (1911 елда ачыла), медицина фельдшерлык пункты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1740 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Олы Шүрнәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла. 1960 елларда – “Труд” колхозы (Иске Күклек авылы), соңрак “Правда” колхозы (Олы Шүрнәк авылы) составына керә.

1970 елда “Правда” колхозы җирлегендә “Киров” совхозы булдырыла. 1995 елдан авыл “Шүрнәк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

1953–1955 елларда “Победа”, “Труд”, “Правда” колхозлары тарафыннан гидроэлектростанция төзелә, ул берничә ел эшли.

Халкы күбесенчә “Вятские Зори” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (2009 елдан, кырчылык, терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2003 елга кадәр эшли).

Чиркәү, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: “Үмәк” туктаулыгы (бронза гасырның соңгы чоры), I һәм II Үмәк туктаулыклары (неолит дәвере).

Халык саны

1859 елда – 324,
1887 елда – 484,
1905 елда – 560,
1920 елда – 596,
1926 елда – 662,
1938 елда – 613,
1958 елда – 223,
1970 елда – 155,
1979 елда – 149,
1989 елда – 114,
2002 елда – 99,
2010 елда – 62,
2017 елда – 67 кеше (руслар – 67%, керәшен татарлар – 33%).