Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче чирегендә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, сарык тиресе иләү.

XX йөз башында авылда мәчет (1893 – 1894 елларда төзелә), мәдрәсә, мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2101,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Суыксуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, соңрак Крупская исемендәге  колхоз итеп үзгәртелә. Колхозларны эреләндерү чорында берничә торак пункт белән “Байкал” колхозына берләштерелә, аннан “Гигант” колхозы итеп йөртелә. 1990 елларда авыл “Уңыш” хуҗалыгына бирелә.

Халкы “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (шәхси йортта урнаша), 1961 елда сигезьеллыкка үзгәртелә (2010 елда яңа бина төзелә).

Авылда клуб ( бина 1977 елда төзелә), китапханә бар.

2009 елда “Газиз” мәчете төзелә (“Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять акчасына).

Халык саны

1834 елда – 11,
1859 елда – 336,
1870 елда – 404,
1884 елда – 504,
1897 елда – 600,
1906 елда – 736,
1913 елда – 838,
1920 елда – 801,
1926 елда – 692,
1938 елда – 901,
1949 елда – 674,
1958 елда – 573,
1970 елда – 667,
1979 елда – 551,
1989 елда – 439,
2002 елда – 399,
2010 елда – 423,
2015 елда – 414 кеше (татарлар).