Тарихы

1565–1567 еллардан Починок Енгильдееский буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Починок Новоцарёвский исеме белән дә искә алына.

Башта Казан Спас-Преображение монастырена карый, XVII йөздә алпавыт милкенә күчә. Хәзерге атамасы алпавыт Ф.С.Черников-Онучинга нисбәтле. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала. Авылда алпавыт Ф.А.Каховскийның биләмәләре була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кощаково волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч районында.

Хәзер – Богородский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Артель труда» колхозы (беренче рәисе – И.А.Фирсов) оештырыла. 1950 елда ул «Красный Октябрь» (үзәк утары – Гильдеево авылы) хуҗалыгы белән бергә Сталин исем. колхозга кушыла.

1957 елдан авылда – «Правда» (үзәк утары – Гильдеево авылы), 1969 елдан «Пригородный» совхозы эшли.

Халык саны

1782 елда – 41 ир-ат;
1859 елда – 81,
1897 елда – 99,
1908 елда – 108,
1920 елда – 121,
1926 елда – 176,
1949 елда – 132,
1958 елда – 156,
1970 елда – 62,
1979 елда – 31,
1989 елда – 19,
2002 елда – 11,
2010 елда – 7,
2020 елда – 6 кеше (руслар).