Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларның беренче яртысында Кама урман сәнәгате поселогы буларак нигезләнә. 1956 елгы мәгълүматлар буенча – Кама урман хуҗалыгы авылы. 1960 елгы мәгълүматлар буенча – хәзерге исемендә.

Нигезләнгән вакытыннан – Балык Бистәсе районында. 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шомбыт авыл җирлегендә.

Мәдәният

2005 елга кадәр клуб һәм китапханә эшли.

Халык саны

1970 елда – 573,
1989 елда – 144,
2002 елда – 68,
2010 елда – 43,
2020 елда – 31 кеше (татарлар – 51,6%, руслар – 48,4%).