23 төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Гади тигәнәкчек (A. eupatoria) һәм төкле тигәнәкчек (A. pilosa) ара-тирә барлык районнарда да, Азия тигәнәкчеге (A. asiatica) Көнчыгыш Кама алдында очрый. Болыннарда, тау битләрендә, урман, юл буйларында үсәләр.

30-150 см биеклектәге үсемлек. Сабагы бизле-төкчәле. Яфраклары парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре вак, сары төстә, хуш исле, озын башак чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – чикләвекчек, ыргаксыман төкчәләр белән капланган; өлгергәч хайваннар йонына һәм киемгә ябыша. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Гади тигәнәкчекнең җир өсте өлешләрендә дуплау матдәләре бар.

Төнәтмәсе бавыр һәм үт куыгы авыруларын, авыз куышлыгында ялкынсыну процессларын, чуан, җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.