Биографиясе

1841 елның 14 декабре, Казан губернасы, Зөя өязе Бишбатман авылы — 1900 елның 22 октябре, Түбән Новгород шәһәре.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1866), шунда укыта.

1873 елдан — Түбән Новгород руханилар семинариясендә.

Хезмәтләре Урта Идел буенда яшәүче керәшен татарлар, мордвалар, руслар тарихы һәм этнографиясе, христианлаштыру, рухани уку йортлары тарихы, агиографиягә карый. Мәсәл рухында язылган, ләкин кыйммәтле фәнни-мәгълүмати эчтәлеккә ия булган һәм төбәктә конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерүдә төп этапларны ачыклаган «1552–1867 елларда Казан әҗнәбиләрен христиан дине белән агартуда миссионерлык эше турында бәян» («Изложение хода миссионерского дела по просвещению христианством казанских инородцев с 1552 по 1867 год», 1880) монографиясе белән Урта Идел буенда яшәүче татар халкының һәм башка халыкларның тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре            

Краткая историческая записка о Казанской духовной семинарии за её полуторавековое существование. К., 1868;

Старая Казанская академия. К., 1877.

Әдәбият           

Знаменский П.В. История Казанской Духовной Академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870 годы): В 3 ч. К., 1891–92;

Аполлон Фёдорович Можаровский // Изв. Тамбов. учёный архивной комиссии. Тамбов, 1903. Вып. 48.

Автор — Е.В.Липаков