- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1940 елның 21 марты, үлгәннән соң), кече лейтенант
1910 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе (хәзерге Балтач районы) Шода авылы (башка мәгълүматлар буенча Иске Торҗа авылы) – 1940 елның 5 марты, Виипури шәһәре тирәсе, хәзер Ленинград өлкәсе Выборг шәһәре, Харяппян Ниеми борынында җирләнә.
Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда эшли.
1932 елдан Кызыл Армия сафларында.
Командирлар составын камилләштерү фронт курсларын тәмамлый.
Совет-фин сугышында катнаша, 7 нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясе 169 нчы укчы полкның пулемет взводы командиры.
Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында Тупуран-Саари поселогы (Карелия муентыгы) һәм Виипури шәһәре тирәсендәге сугышларда батырлык күрсәтә: 1940 елның 1–4 мартында дошманның җанлы көчләренә һәм техникасына зур зарар китерә; 5 мартта укчы батальонга чигенү юлын ышыклап, шул сугышта һәлак була.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Балтач шәһәр тибындагы поселогында һәм Шода авылы Җиңү паркында Дан аллеясында урнаштырыла. Шунда ук аның исеме белән урамнар атала.
Балтач районының Куныр урта мәктәбе бинасына мемориаль такта куела.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 558, 573, 597, 598;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 133.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.