Мәкаләдә Идел буе Болгар дәүләтенең мөселман чорында сәүдә мөнәсәбәтләре тикшерелә: алмашу һәм акча-әйбер сәүдәсе, ярминкәләр, шәһәр базарлары, шәһәрләрдә сәүдәгәрләр кварталлары һәм колонияләре, килешү кәгазьләре, сәүдә факторияләре һәм килешүләре. Эчке һәм тышкы сәүдәнең, товар мөнәсәбәтләренең актив үсеш процессы билгеләнә. Товар әйләнешендә мөһим рольне башта ярмикәләр, аннары сәүдә-һөнәрчелек авыллары һәм шәһәрләре уйный. Сәүдәнең элекке формаларын камилләштерү һәм яңа формалары барлыкка килү һәм аны хокукый көйләү дәүләт үсешенең мөселман чорына туры килә. Ул чорда Идел буе болргар дәүләтенең эчке һәм тышкы сәүдәсе алга китә.

Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л., Мухамадеев А.Р. Торговые отношения Волжской Болгарии мусульманского периода // Научный Татарстан. 2013. №3. С.67–73.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Булат Лирон улы Хәмидуллин, тарих фәннәре кандидаты; Алмаз Рәис улы Мөхәммәдиев, тарих фәннәре кандидаты.