Эчтәлек

Кешенең оптималь яшәү шартларын булдыру, авыруларны алдан кисәтү чараларын эшли, гигиена нормативларын өйрәнә.

Халыкның торак урыннарын сәламәтләндерү буенча санитар чаралары борынгы дәверләрдән үк башкарыла.

Сәламәтлеккә көнкүреш җитештерүе мохитенең тәэсире турында беренче фәнни хезмәтләр фәкать XVII йөз ахырында күренә башлый (Италия табибе Б.Рамаццини).

Россия галимнәре (М.В.Ломоносов, 1755 ел; С.Г.Зыбелин, М.Я.Мудров, 1800 еллар) тарафыннан университетларның медицина фаакультетлары программасына җәмәгать сәламәтлеге һәм профилактика чаралары турында лекцияләр кертелә.

Гигиена өлкәсендә беренче тикшеренүләр Казан табибләре тарафыннан XIX йөзнең 1 нче яртысында үткәрелә. К.Ф.Фуксның «Статистик һәм этнографик нисбәттә Казан татарлары» («Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях», 1844 ел) исемле монографиясе медик-этнографик тикшеренүләр юнәлешенә башлангыч бирә.

Гомуми гигиена фәнни дисциплинасына нигез салучылар М.Петтенкофер, А.П.Доброславин, Ф.Ф.Эрисман, А.И.Якобий (XIX йөзнең 2 нче яртысы).

1836 елда Казан университетының медицина факультетында гигиена буенча мөстәкыйль курслар оештырыла.

1869 елдан А.И.Якобий барлык факультет студентларына гомуми гигиена курсларын укый. 1922 елдан гомуми гигиена кафедрасын илнең иң зур гигиена белгечләреннән берсе – В.В.Милославский җитәкли. Аның хезмәтләре һәм шәкертләренең эндемик зоб мәсьәләләре буенча тикшеренүләре классикага әверелә.

1930 елда Казан ГИДУВында гомуми гигиена кафедрасы ачыла (мөдире И.К.Лукьянов).

Казан гигиена галимнәре тарафыннан хромның микроэлемент буларак биологик роле ачыклана (А.Т.Гончаров), эндемик зоб, тимер җитмәү анемиясе, цинк җитмәү этиологиясе һәм патогенезында туклануның хәлиткеч роле исбатлана.

1970–1980 елларда газ бүлү сәнәгате продуктларының канцерогенлыгы (этилен, фенол һәм ацетон окисе, органик перекисьлар һәм башкалар) өйрәнелә, яңа яман шешләр булдырмауның беренчел чаралары эшләнелә (Ф.Ф.Даутов һ.б.).

Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны гамәлгә ашыру өчен, санитар шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә авырулар санын фаразлау тәкъдим ителә, республика шәһәрләрендә атмосфера һавасының һәм туфракның пычрану карталары төзелә, икътисади зыян билгеләнә.

Әдәбият

Альбицкий В.Ю., Галлямов А.Б., Хабриев Р.У. Очерки истории казанской медицинской школы. Казань, 1991;

Альбицкий В.Ю., Галлямов А.Б., Иванов А.В. Казанские профессора-гигиенисты: Биогр. словарь. Казань, 1995;

Научные труды сотрудников Казанской государственной медицинской академии за 1997-2002 гг. Казань, 2002.

Авторлар – Ф.Ф.Даутов, А.Б.Галләмов