- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Удмурт Республикасы чигендә, Кукмара шәһәреннән 50 км көнчыгыштарак, Сәрдәүч елгасы (Лубян елгасының уң кушылдыгы) буенда урнашкан
1930 елларда нигез салына. Торак пункт буларак 1960 елның 22 июнендә теркәлә. Сугышка кадәрге еллардан урман пункты була.
XIX йөз башында авылда алпавыт Лебедевларның сумала кайнату заводы эшли (идарәчеләре бертуган Гыйләҗевлар була).
Оештырылган вакытыннан Тәкәнеш районы составында. 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Лубян авыл җирлеге составына керә.
Авылда мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Авылдан 5-6 км ераклыкта урманчы йорты янында чишмә бар (элекке урман кардоны Ямное территориясе). Алпавыт Лебедев вакытында ул чишмәдән Лубян авылына алпавыт утары өчен су ташыганнар.
Авыл территориясе буенча Лубян елгасы ага (табигать истәлеге).
1938 елда – 203,
1949 елда – 196,
1958 елда – 160,
1970 елда – 198,
1979 елда – 92,
1989 елда – 70,
2002 елда – 60,
2010 елда – 56,
2017 елда – 40 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.