Эчтәлек

Поселокка 1930 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Кәкрекүл авыл җирлеге составына керә.

Сугышка кадәрге чорда биредә колхоз һәм совхозлар өчен төзелеш материаллары җитештерелә. Бөек Ватан сугышы башлану белән поселок аерым хәрби тәртипкә күчерелә Һәм фронт өчен махсус заказлар (ябулы арба, камыт баулары, мичкәләр, чаңгылар, карда йөрү җайланмалары, утлы корал түтәләре һ.б.) үти башлый.

1948 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла (1967 елда яңа бина төзелә), 1972 елда Югары Баланда мәктәбе составына керә.

Халкы “Аксубай урман хуҗалыгы” Дәүләт бюджет учреждениесендә эшли.

Халык саны

1938 елда – 219,
1949 елда – 102,
1970 елда – 50,
1989 елда – 25,
2002 елда – 31,
2010 елда – 15,
2015 елда – 27 кеше (чуашлар).