Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елның апреленнән 2004елның июненә кадәр Казанда атнага 1 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Башта Татарстан-Төркия газетасы, «Вакыт» АҖ органы.

Төрле елларда мөхәррирләре – М.Мурат, М.Палабыек, Т.Доган, Ю.Саглам.

Еш языша торган авторлар арасында – М.И.Әхмәтҗанов, Р.В.Әхмәтҗанов, Р.И.Вәлиев, Р.К.Гатауллин, Ф.С.Гыйззәтуллина, Н.М.Гыйматдинова, Т.А.Миңнуллин, Ф.Г.Яруллин.

Юнәлеше

Дөнья хәлләре яктыртыла, мөселман һәм төрки илләр халыкларына, Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелә.

Татарлар күпләп яши торган төбәкләрдән алынган мәкаләләр басыла.

Газетада төрки һәм татар әдәбиятларына багышланган аерым бүлекләр була, гаилә мәсьәләләре, сәламәтлекне саклауга, төрек телен өйрәнүгә караган мәсьәләләр яктыртыла.

2003 елның июленнән газета татар басмасы буларак нәшер ителә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.