1940 елның 6 апрелендә, Ташкент шәһәрендә туган.

Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтын тәмамлый (1963).

1957–1958 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясендә оператор ассистенты, 1962–1972 елларда оператор-куючы, 1972 елдан «Мосфильм» киностудиясендә оператор.

Аеруча зур фильмнары: «Ап-ак ләкләкләр» («Белые, белые аисты», 1965), «Наз» («Нежность», 1966), «Бу данлыклы егет» («Этот славный парень», 1972), «Мистер Мак-Кинлиның качуы» («Бегство мистера Мак-Кинли»; режиссер М.Швейцер, 1975; кинооператорлык эше өчен СССР Дәүләт бүләге, 1977), «Бурычларыбыз» («Долги наши»; режиссер Б.Яшин, 1976), «Икмәк тәме» («Вкус хлеба»; режиссер А.Сахаров, 1979), «Граф Невзоров маҗаралары» («Похождения графа Невзорова»; режиссер А.Панкратов-Чёрный, 1982), «Үле җаннар» («Мёртвые души»; режиссер М.Швейцер, 1984), «Тынгысыз укчы» («Стрелец неприкаянный»; режиссер Г.Шенгелия, 1993), «Миллениум» (режиссер Л.Костюков, 2000).

Фәтхуллинның операторлык сәнгате төрле жанрларны колачлый: фантастика элементлары кергән притча, киноэпопея һәм публицистик драма, сатирик комедия һәм телесериал.

Автор – Е.П.Алексеева