Эстәрле елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 13,6 км, бассейнының мәйданы 54,8 км2. Азнакай районы территориясеннән ага. Елга башы Әгерҗе авылыннан 6 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Туйкә авылыннан төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы — 150 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Мәнәвезнең 1 дән алып 5,2 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,47 км/км2. Туенуы катнаш, яртысыннан аз гына артыграгы кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 115 мм, ташу вакытында су катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,085 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400–500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк. Мәнәвез бассейнында суның гомуми күләме 1,8 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.