Биографиясе

1947 елның 1 ноябрендә Ташкент шәһәрендә туа.

Казан университетын тәмамлый (1970 ел).

1974–1984 елларда Биохимия институтында эшли, 1985–1993 елларда Үзбәкстан Республикакасы Фәннәр Академиясенең Физиология һәм биофизика институтында (Ташкент шәһәре) лаборатория мөдире.

1994 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Табигать системалары экологиясе институтында эксперименталь экология бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре экологик физиологиягә, биология системалар белән идарә итү механизмнарына карый.

Инсулинның бавыр күзәнәкләре метаболизмына тәэсиренең күзәнәк эчендәге арадашчысы булып торучы цитоплазматик гликопептид булуын ача.

Суда яшәүче умырткасызларның температура стрессы шартларында һәлакәтен феромоннар һәм әйләнә-тирә мохиттәге башка химик сигналлар белән көйләнүче процесс икәнлеген эксперименталь исбатлый.

«Митохондрияләрнең энергетик реакцияләрен физиологик җайга салу» («Физиологическая регуляция энергетических реакций митохондрий», Ташкент, 1980) дигән монографиясе өчен Үзбәкстан ССРның фән һәм техника өлкәсендәге Бируни исемендәге Дәүләт бүләге бирелә (1984 ел).

Хезмәтләре

Циклические нуклеотиды и гормональная регуляция метаболизма. Ташкент, 1986.