Эчтәлек

Император Пётр I нең китап эшендә агарту реформалары: гражданлык шрифты кертү, яңа басмаханәләр ачу, дөньяви басмаларны арттыру, Россиядә беренче газета — «Ведомости» чыга башлау белән бәйле рәвештә оештырыла. Россиядә татар телендәге беренче басма документ — «Манифест» басылып чыга.

Синод басмаханәсеннән кирәк-яраклары белән басмаханә станы тапшырыла, анда пунсон мастеры, җыючы, 5 мастеровой эшли башлый. Басмаханә флотилиянең 1722–1723 елларда Пётр I нең Иранга явында катнашкан корабльләренең берсенә урнаштырыла. Нәшрият эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен гарәп, латин һәм грек шрифтлары кулланыла. Басмаханәне оештыруда һәм аның эшендә молдаван галим-энциклопедисты, Пётр I нең шәркый мәсьәләләр буенча киңәшчесе кенәз Дмитрий Кантемир (1673 — 1723) мөһим урын тота. Иранга каршы яуда Кантемир яу канцеляриясенә һәм аның каршындагы басмаханәгә җитәкчелек итә. Аның рәсемнәре буенча гарәп шрифты коела. «Манифест» текстын да ул төзи, аны тәрҗемә итүдә һәм җыюда төп рольне уйный. «Манифест» төрек, фарсы (бу телләрне Кантемир 1688–1710 елларда Төркиядә тотык чагында өйрәнә), немец һәм татар телләрендә басыла.

«Манифест»ның татарча тексты югары стильдә күпсанлы гарәп һәм фарсы сүзләрен кулланып язылган. Әлеге текстны төзүдә Кантемирга Яшерен Совет тәрҗемәчесе, татар К.М.Тәфкилев булышкан дип фаразлана. Текст брошюра рәвешендә дүрт биттә, тышлыксыз, титул битеннән һәм исемнән башка гына басыла; мәгълүматлар текстның ахырында бирелә. Тиражы 1 мең данә («Манифест» нөсхәсе РФАнең Азия һәм Африка халыклары институтының Петербург бүлегендә саклана).

Флотилиянең 1722 елның15 июлендә Әстерхан шәһәренә килүенә «Манифест» басыла, аннары гаскәрләр арасында да (106 мең сугышчының 30 меңе татар була), соңыннан, «белмибез дип әйтмәсеннәр өчен», Әстерхан, Баку, Дербент, Шемаха шәһәрләренең җирле халкы арасында да танышу өчен таратыла. «Манифест»та яуның максатлары аңлатыла: фарсылар шаһына (аның белән Пётр I дустанә дипломатик мөнәсәбәтләрдә була) фетнәчеләр белән көрәштә ярдәм итү, Россия сәүдәгәрләрен талаганнары өчен фетнәчеләрдән акча түләү (4 млн сум) һәм үтергәннәре өчен җәзага тарту. Каспий диңгезенең көньяк-көнбатыш яры буендагы шәһәрләр халкына һәм чит ил сәүдәгәрләренә бернинди зыян килмәячәге, әмма алар фетнәчеләргә кушылсалар, аларга дошманнарга караган кебек караячаклары белдерелә.

Поход басмаханәсендә шулай ук «Хәрби җинаятьләр буенча законнар җыелмасыннан армия яулап алган урыннарда яшәүчеләргә дә нисбәтле маддәләр өземтәсе» татар телендә гарәп графикасы белән, параллель рәвештә татар һәм рус телләрендә, басыла (сакланмаган).

Басмаханәдә эшләгән осталар 1723 елда Мәскәүгә формалы басу станы, матрицалы пунсоннар, гарәп шрифтын алып кайталар. Шрифт Синод басмаханәсенә тапшырыла, алга таба кулланылмый.

Әдәбият  

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. К., 1992.

Автор — И.А.Новицкая