Авылга 1920 елларда Бишмунча авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Бишмунча авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда зурайтылган Киров исемендәге колхоз составына керә (үзәк – Акчишмә авылында), 1951 елда ул Ленин исемендәге колхоз (Бишмунча авылы) составына керә. 1962 елда Ленин исемендәге колхоз “Зәй” колхозы (Яңа Нәдер авылы) белән берләшә. 1982 елдан – “Чулпан”, 1994 елдан – “Кама” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1950 еллар башында авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 225,
1938 елда – 255,
1949 елда – 232,
1958 елда – 187,
1970 елда – 131,
1979 елда – 116,
1989 елда – 48,
2002 елда – 60,
2010 елда – 63,
2015 елда – 48 кеше (татарлар).