Нигездә кальциттан, сирәк кенә арагониттан тора. Еш кына аңа доломит, сидерит, кварц һәм башка минераллар, балчыксыл (балчыксыл известьташ, мергель) һәм комсу кисәкчекләр кушыла. Кайбер очракта составында известь скелетлы казылма организм калдыклары очрый.

Ас төрләре:

Тыгыз, сизелер-сизелмәс кристаллик, күп очракта катламлы. Төсе актан карага кадәр. Пыяла сыман ялтырый. Катылыгы 3 (пычак белән җиңел кырыла). 

Килеп чыгышы биоген, хемоген, вакланган һәм катнаш. Бөтен континентларның төрле яшьтәге утырмаларында очрый, утырма токымнарның барлык массасының 20% ын тәшкил итә. Запаслары (доломит белән бергә): РФдә – 12 млрд м3, ТРда – 71 млн м3 ка якын; чыгышы – 80 һәм 0,6-0,8 млн т (2009).

Татарстан территориясендә урта гасырлардан алып фундамент салу, стена өю (Казан Кремле), яндырып известь алу максатында кулланыла. Нигездә, палеозой яшендәге токымнар арасында таралган, Чүпрәле районында шулай ук мезозой (югары акбур) яшендәге утырмаларда да очрый. ТРда мәрмәр ониксы ятмалары белән органоген, оолит, вакланган һәм кристаллик төрләре билгеләнгән.

Күзәнәкчел һәм ярыкланган известьташларда нефть, газ, битум һәм җир асты сулары ятмалары бар.

Саргылт, көрән һәм башка төсмерләр белән аксыл соры һәм ак төстә 340 тан артык чыганак билгеле (доломит белән бергә), шуның 265 е Көнчыгыш Кама аръягында һәм Кама буенда тупланган. Иң зурлары Красновидово (Кама Тамагы районы), Үтәк (Чистай районы), Пәрәү (Лаеш районы); чыганакларның файдалы катлам калынлыгы 15 м га җитә.

Кисү, стена һәм стена каплау ташы буларак (кристаллик төре яхшы шомара), төзелеш известе (һавалы-кальцийлы), силикат кирпеч, вакташ (200-600 лы марка), бут ташлы (200 ле марка), күзәнәкле җиңел төзелеш материалы, цемент, рубероид, известь (агрономик), пыяла ясау, кәгазь агарту һәм башкалар өчен яраклы.