Биографиясе

1885 елның 25 декабре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Такталачык авылы — 1941 елның 3 июне, Магадан өлкәсе.

Сәхнә эшчәнлеген 1908 елда «Сәйяр» труппасында башлый, 1912–1915 елларда «Нур» һәм «Ширкәт» труппаларында.

1920 елдан Казанда.

Беренче профессиональ татар дәүләт театрын оештыруда актив катнаша, 1922–1937 елларда Татар академия театры актёры.

Иҗаты

Татар театр сәнгатендә романтик юнәлешнең аеруча күренекле вәкилләреннән берсе.

Татар театры тарихына кереп калырлык образлар иҗат итә: Карл Моор («Юлбасарлар», Ф.Шиллер), Гамлет, Отелло (У.Шекспирның шул исемендәге әсәрләре буенча), Тартюф (Ж.Б.Мольерның шул исемендәге әсәре буенча), Барон, Бардин («Тормыш төбендә», «Дошманнар», М.Горький), Вершинин («Бронепоезд 14–69», В.В.Иванов), Батырхан («Яңа кешеләр», Г.Ибраһимов), Минһаҗ («Кандыр буе», К.Тинчурин), Кәрим («Дошманнар», Ф.Сәйфи-Казанлы), Франко («Салют, Испания!», А.Н.Афиногенов).

Мутин геройлары дәртлелекләре, дөньяви проблемалар, гуманизм фәлсәфәсе хакындагы ялкынлы уй-фикерләре белән тамашачыны таң калдыра.

Х.Туфан аның турында: «Ул хәтердә Мутин буларак түгел, ә Отелло, Гамлет булып кала: аңарда Җир көче бар», — дип яза.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Әдәбият         

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биографик белешмәлек. К., 2005.

Автор — И.И.Илялова