Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда нигез салына.

Оештырылган көннән ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Поспелово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Труд” колхозы оештырыла. 1950 елда “Волна революции” колхозы (Мальцево авылы) составына керә. 1970 елда “Волна революции” совхозы итеп үзгәртелә.

1995–2003 елларда “Волна революции” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2004 елдан – поселок “Нива” ачык акционерлык җәмгыяте, 2005–2011 елларда “Дружба” ябык акционерлык җәмгыяте составында.

Мәдәният

Поселоктан көнчыгыштарак авыл халкы тарафыннан “Иске йорт” – “Старое селище” дип йөртелүче урыннар бар.

Поселок тирәсендә археология истәлекләре табыла: I, II, III, IV Луговой туктаулыклары (неолит дәвере), Луговой курганнары (маклашеевка культурасы), Луговой каберлеге (I меңьеллыкның икенче яртысы), I Луговой каберлеге (ананьино культурасы), Иске авыллык каберлеге (XIV–XV йөзләр).

Халык саны

1938 елда – 172,
1949 елда – 122,
1958 елда – 82,
1970 елда – 38,
1979 елда – 21,
1989 елда – 12,
2002 елда – 17,
2010 елда – 22,
2017елда – 21 кеше (руслар).