Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Лисовка исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык.

XX йөз башында авылда тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире 972,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда, 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның – 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Лекарево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Красная волна” колхозы оештырыла. 1939 елда “Маяковский” (Маяковский поселогы) һәм “Яңавыл” (Яңавыл авылы) колхозлары белән бергә “Красный партизан” (Олы Армалы авылы) колхозы составына керә. 1956 елда – Хрущёв исемендәге колхоз, 1957 елда “Әрәмәле” колхозы итеп үзгәртелә. 1970 елда “Власть Советов” (Лекарево авылы) колхозы составына керә. 1986 елда авыл мөстәкыйль “40 лет Победы” колхозына (Олы Армалы авылы) аерылып чыга. Соңрак “Нива” агрофирмасы составында.

Мәгариф

1945–1954 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1859 елда – 336,
1887 елда – 426,
1905 елда – 423,
1920 елда – 409,
1926 елда – 442,
1938 елда – 342,
1949 елда – 245,
1958 елда – 177,
1970 елда – 170,
1979 елда – 130,
1989 елда – 313,
2002 елда – 35,
2010 елда – 35,
2017 елда – 31 кеше (руслар – 93%, татарлар – 7%).