Тарихы

1719 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Күклек исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлеклекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1074,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Мари Куклюк” колхозы оештырыла, 1950 елда “Пеледыш” (Салкын Чишмә поселогы), “VI съезд Советов” (Түбән Күклек авылы) колхозлары белән бергә “Труд” колхозы (Мишка-Овраг поселогы) составына керә. 1969 елда – “Труд” совхозы, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1987 елда – урта (яңа бина төзелә), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2003 елда мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (оештыручысы һәм җитәкчесе – Н.И.Мельников). Экспозициясенең төп бүлекләре: “Авыл тарихы”, “Мари халкы тарихы”, “Мәктәп елъязмасы”, “Безнең мәктәпне тәмамлаучылар”, “Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый”.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (бинасы 1975 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар. 2012 елда Тыл хезмәтчәннәре скверы ачыла.

Авылда этник туризм актив үсештә: мари хуҗалыгы булдырылган, аңа мари йорты, кара мунча керә; туристларга кәрҗин үрү, утын кисү һәм вату, мичтә ашарга әзерләү, җеп эрләү тәкъдим ителә.

Халык саны

1859 елда – 229,
1887 елда – 308,
1905 елда – 373,
1920 елда – 420,
1926 елда – 442,
1938 елда – 481,
1949 елда – 370,
1958 елда – 364,
1970 елда – 388,
1979 елда – 386,
1989 елда – 484,
2002 елда – 412,
2010 елда – 356,
2017 елда – 341 кеше (марилар – 63%, руслар – 19%, татарлар – 12%).