Биографиясе

1955 елның 26 сентябрендә Баулы районы Яссы-Тугай авылында туган.

Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1981). «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә.

СССР (1981, 4–10 км лы эстафетада), Тугандаш армияләрнең 8 нче спартакиадасы чемпионы (1983, 4–10 км лы эстафетада; 15 км га узышуда бронза медаль), Дөнья кубогының 2 этабында (1981–1982, 30 км га узышуда) җиңүче, СССР чемпионатларының 4–10 км лы эстафетасында медальләр ала (1983 – бронза, 1984 – көмеш), СССР халыклары спартакиадасында (1982, 50 км га узышуда) көмеш медаль ала, СССР Профсоюзлары спартакиадасында (1979–1980, 15 һәм 30 км га узышуда) 4 тапкыр чемпион була, дөнья чемпионатында катнаша (1978, 13 нче урын).

1987–1990 елларда Профсоюзларның Бөтенсоюз ирекле физкультура-спорт җәмгыятендә (Казан), 1990–1992 елларда – Мәскәү хәрби округы спорт клубында, 1997 елдан – «Трудовые резервы» физкультура-спорт комплексында (Мәскәү) тренер.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.