Биографиясе

1929 елның 4 гыйнвары, Волгоград өлкәсенең Камышлы шәһәре – 2005 елның 3 феврале, Волгоград шәһәре.

1955 елда Волгоград медицина институтын тәмамлый. 1957 елдан Камышлы шәһәренең Үзәк хастаханәсендә бүлек мөдире.

1959 елдан Мәскәүдәге 1 нче медицина институтында.

1973 елдан Волгоград медицина институтының балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, өлкәара балалар хирургиясе үзәге җитәкчесе һәм өлкә сәламәтлек саклау бүлегенең балалар баш хирургы.

Г.Н.Акҗегетов Волгоград шәһәрендә балаларга хирургик ярдәм күрсәтүне яхшыртуда зур эшләр башкара. Аның тырышлыгы белән махсуслаштырылган бүлекләр ачыла (торакаль, травматология, реанимация).

Г.Н.Акҗегетов җитәкчелегендә өлкәара балалар хирургиясе үзәгендә балалар авырулары арасында иң катлаулылардан берсе – көчле деструктив үлекле пневмонияне дәвалауда шактый уңышларга ирешелә (балалар үлеме 20% тан 1,5–2% ка кадәр кими).

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре онкология, ортопедия, пульмонология, гастроэнтерология, фармакотерапиягә һәм сәламәтлек саклау оешмалары эшләрен оештыруга карый.

Хезмәтләре

Острый панкреатит. М., 1976.

Острые хирургические заболевания органов брюшной полости. М., 1977.

Организация и работа хирургического стационара. М., 1979.

Остеомиелит. М., 1986.