Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук көнлекчелек тарала.

XX йөз башында авылда тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире 2341 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Танай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Пролетарий” колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, Тельман исемендәге колхоз составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында (кырчылык, сөт терлекчелеге) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1990 елдан, бинасы 1997 елда төзелә), балалар бакчасы (2012 елдан), мәдәният йорты (2010 елдан), китапханә ((2000 елдан), күп функцияле спорт залы белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы (2009 елдан), йөзү бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү комплексы (2014 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 712,
1887 елда – 878,
1905 елда – 964,
1920 елда – 932,
1926 елда – 948,
1938 елда – 705,
1949 елда – 311,
1958 елда – 292,
1970 елда – 175,
1979 елда – 88,
1989 елда – 80,
2002 елда – 279,
2010 елда – 383,
2017 елда – 651 кеше (руслар – 40%, татарлар – 56%).