Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук урман кисү, җилгәргеч ясау, аяк киеме тегү кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда тегермән була.

1863 елдан бер класслы земство училищесе эшли (үз бинасында урнаша, 1920 елда 38 ир бала, 10 кыз бала укый).

1876 – 1897 елларда Ильинка чиркәве салына (архитекторы – А.С.Андреев, эклектиканың псевдорус юнәлешендәге дини архитектура истәлеге, чиркәүнең чаң манарасы һәм үзәк гөмбәз очы юкка чыккан).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 3394,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Трёхсвятский волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында, 1930 ның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Бехтерев авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1960 елда Бехтерев исемендәге колхоз (Бехтерев авылы) составына керә. 1986 елдан “Кама трактор заводы” берләшмәсенең (2000 елларга кадәр эшли) “Идел” ярдәмче хуҗалыгы үзәк утары.

Халкы күбесенчә “Алабуга” махсус икътисади зонасында, “Бехтерев” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (2006 елдан, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб һәм китапханә (бинасы 2012 елда төзелә), балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 1191,
1887 елда – 1552,
1926 елда – 1954,
1938 елда – 1270,
1949 елда – 565,
1958 елда – 386,
1970 елда – 222,
1979 елда – 102,
1989 елда – 300,
2002 елда – 320,
2010 елда – 342,
2017 елда – 304 кеше (татарлар – 59%, руслар – 32%, башка милләт вәкилләре – 9%).