Тарихы

Поселокка XVIII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 276 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Суыксуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Спартак” колхозы оештырыла. 1958 елда Крупская исемендәге колхоз составында була (Яңа Кормаш авылы).

Халык саны

1816 елда – 26 ир заты;
1859 елда – 63,
1870 елда – 70,
1897 елда – 127,
1913 елда – 154,
1920 елда – 145,
1926 елда – 75,
1938 елда – 102,
1949 елда – 65,
1958 елда – 56,
1970 елда – 60,
1979 елда – 39,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).