Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1894 елда), 2 су тегермәне бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1609,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык (1913 елга кадәр Шәрип) волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Иске Кормаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда “Дамир” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Гайнуллин). 1950 елда “Үрнәк” колхозы составында (Иске Кормаш авылы).

Халкы “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр балалар бакчасы була.

Авылда башлангыч мәктәп (1923 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар (Иҗтимагый үзәк бинасына урнаштырыла, 2002 елда төзелә).

Күренекле кешеләре

М.М.Галимәрдәнов (1951 елда туган) – генерал-майор, РФ Федераль чик буе хезмәтенең Тәрбия эшләре идарәсе башлыгының беренче урынбасары (1996 – 2000 еллар).

Халык саны

1795 елда – 66,
1816 елда – 48 ир заты;
1834 елда – 102,
1859 елда – 187,
1870 елда – 192,
1884 елда – 210,
1897 елда – 325,
1913 елда – 372,
1920 елда – 308,
1926 елда – 323,
1938 елда – 350,
1949 елда – 328,
1958 елда – 241,
1970 елда – 273,
1979 елда – 241,
1989 елда – 143,
2002 елда – 144,
2010 елда – 139,
2015 елда – 123 кеше (татарлар).