Тарихы

Авылга 1889 елда нигез салына.

Халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, аучылык, балыкчылык.

XX йөздә авыл җәмәгатенең имана җире 1422 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Байсар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Яр” колхозы оештырыла. 1957 елда “Кызыл Сөн” колхозы составында (Иске Байсар авылы), 1967 елда Шәймәрдан исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 – 1973 елларда башлангыч мәктәп эшли (бина 1963 елда төзелә). Авылда клуб (бина 1991 елда төзелә), мәчет бар (2013 елдан).

Күренекле кешеләре

А.М.Гайнетдинов (1941 елда туган) – полковник, Мексика, Аргентинада хәрби атташе, Мозамбикада хәрби киңәшче;

Д.Ф.Гәрәев (1959 елда туган) – ТРның атказанган төзүчесе;

Н.Г.Гыйззәтуллин (1928 – 2004) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, 1920 – 1940 еллар прозасы, татар әдәбияты тарихы хезмәтләренең авторы;

М.А.Шәйхуллин (1948 елда туган) – ТРның атказанган элемтәчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1897 елда – 207,
1907 елда – 227,
1913 елда – 202,
1920 елда – 305,
1926 елда – 317,
1938 елда – 322,
1949 елда – 206,
1958 елда – 197,
1970 елда – 211,
1979 елда – 153,
1989 елда – 104,
2002 елда – 102,
2010 елда – 132,
2015 елда – 132 кеше (татарлар).