Тарихы

Поселок 1747 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында мәчет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 557 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Кормаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда поселокта “Альянс” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Әхмәтов). 1950 елда “Үрнәк” колхозы составында (Иске Кормаш авылы).

Халкы “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2002 – 2007 елларда башлангыч мәктәп була (бина 2001 елда төзелә).

Поселокта клуб, мәчет (1994 елдан, бертуган Зыяҗетдиновлар һәм И.Гыймазова акчасына төзелә).

Күренекле кешеләре

Ф.М.Мирзануров (1948 елда туган) – ТАССРның атказанган артисты.

Халык саны

1795 елда – 66,
1859 елда – 218,
1870 елда – 229,
1884 елда – 269,
1897 елда – 307,
1906 елда – 395,
1913 елда – 379,
1920 елда – 287,
1926 елда – 315,
1938 елда – 273,
1949 елда – 186,
1958 елда – 152,
1970 елда – 182,
1979 елда – 111,
1989 елда – 78,
2002 елда – 65,
2010 елда – 67,
2015 елда – 52 кеше (татарлар).