Тарихы

Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында нигез салына.

Бишенче ревизия материаллары буенча (1795 ел), халкы ясаклы типтәрләр һәм бобыльләр катлавына керә (Выписки из ревизских сказок Мензелинского округа Уфимского наместничества за 1795 год о ясачных татарах // Башкортстан Республикасы Милли архивы. Ф.И-138. Тасв.2. Эш 51).

1773 – 1775 елгы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1884 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет була, 1870 елда аның каршында мәдрәсә эшли.

1884 елда авыл җәмәгатенең имана җире 1878 дисәтинә (1913 елда – 1143 дисәтинә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1866 елга кадәр авыл Мөшеге түбәсе Бүләр волостена, 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Пучы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “8 Март” колхозы оештырыла. 1953 елда “Үзәк” колхозы (Пучы авылы) составында була. 1959 елдан Нур Баян исемендәге колхоз, 2007 елдан “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 – 1965 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда “Шәймөхәммәд” мәчете (2003 елдан), мәдәният йорты бар.

2005 елда Ш.Ш.Шәймиевнең музей йорты ачыла (2011 елдан Актаныш районы төбәк музее филиалы). Шәймиевләр гаиләсе йортында урнаша, авылның беренче рәисе Шәрип Шәймиевкә багышлана, әлеге йортта ТРның беренче президенты М.Ш.Шәймиев туган.

Музей фондында 369 саклау берәмлеге бар. Экспозиция мәйданы – 46,3 кв.м. Экспозиция 4 залда урнаштырыла. Беренче зал Шәймиевларнең нәселенә багышлана (1723 елдан). Шәймиевларнең шәҗәрә агачы, Ш.Шәймиевнең мылтык һәм күн плащы тәкъдим ителә. Икенче залда XX йөзнең беренче яртысындагы татар гаиләсе көнкүреше тасвирлана. Өченче һәм дүртенче залларда декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, өй хуҗасының агач эш кораллары бар.

Иң кызыклы экспонат – М.Ш.Шәймиевнең сувенир шахматлары, Г.С.Саблуков тарафыннан эшләгән Коръән тәрҗемәсе.

Музейдан ерак түгел фронтовик-шагыйрь Нур Баянга һәйкәл куелган (2005 ел, скульпторы – Х.Х.Миңнегалиев).

Күренекле кешеләре

Н.Г.Баян (1905 – 1945) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашучы, беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

И.Ш.Фәрдиев (1960 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган энергетигы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның премьер-министр урынбасары, ТРның энергетика министры (2010 – 2012 еллар);

Р.Ш.Фәрдиев (1956 – 2008) – ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй районы (1999 – 2008), Зәй шәһәре хакимият башлыгы;

Ф.Ш.Фәрдиев (1953 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Актаныш “Сельхозтехника” берләшмәсе генераль директоры (1994 – 2002 еллар);

Ф.Г.Фәтхиев (1960 елда туган) – ТРның атказанган икътисадчысы, ТРның Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Х.Хисмәтулла (1934 – 2004) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Ш.Шәймиев (1937 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының беренче президенты (1991 – 2010 еллар);

Ш.Ш.Шәймиев (1901 – 1967) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, “8 Март” (Әнәк авылы), “1 Май” (Пучы авылы) авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе;

Алмаз Х.Шәрипов (1964 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры (1999 елдан);

Айвар Х.Шәрипов (1969 – 2014) – ТРның атказанган табибы, “Жемчужина” шифаханәсенең баш табибы (2001 – 2014 еллар).

Халык саны

1795 елда – 152,
1870 елда – 532,
1884 елда – 587,
1906 елда – 670,
1913 елда – 695,
1920 елда – 595,
1926 елда – 354,
1938 елда – 382,
1949 елда – 247,
1958 елда – 240,
1970 елда – 219,
1979 елда – 143,
1989 елда – 80,
2002 елда – 239,
2010 елда – 262.
2015 елда – 521 кеше (татарлар).