Тарихы

Авыл 1707 елдан Каентүбә авылы буларак мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, киез, киез итек басу.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет (1853 елдан билгеле), мәктәп бар (1862 ел).

Авыл җәмәгатенең имана җире 1109 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан Минзәлә, 1922 елдан – ТАССРның Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Кормаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Коминтерн” колхозы оештырыла. 1950 елда “Үрнәк” колхозы (Иске Кормаш авылы) составына керә.

Халкы “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (бина 2008 елда төзелә), клуб (бина 1982 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1795 елда – 86,
1859 елда – 342,
1870 елда – 362,
1884 елда – 394,
1897 елда – 658,
1906 елда – 550,
1913 елда – 541,
1920 елда – 506,
1926 елда – 273,
1938 елда – 354,
1949 елда – 210,
1958 елда – 199,
1970 елда – 263,
1979 елда – 214,
1989 елда – 121,
2002 елда – 115,
2010 елда – 118,
2015 елда – 110 кеше (татарлар).