Биографиясе

1843 ел, Уфа губернасы Бәләбәй өязе – 1918 елдан соң. Атасы башкорт-мишәр гаскәре ахуны була.

Казанда Беренче ир балалар гимназиясен (1863) һәм Казан университетын (1871) тәмамлый.

1871–1881 елларда Уфа губернаторы канцеляриясендә махсус вазифалар үтәүче чиновник, Уфа шәһәре мәхкәмәсе тикшерүчесе. 1881–1886 елларда Бәләбәй өязе земство идарәсе рәисе, бер үк вакытта 1885 елда Уфа губернасы земство идарәсе әгъзасы. 1891–1893 елларда Уфада мәхкәмә тикшерүчесе. 1895–1901 елларда Мөселман диния нәзарәтенең (мөфтиятнең) шәрәфле сәркәтибе (Уфа шәһәре). 1902–1917 елларда Уфа округы мәхкәмәсендә антлы вәкил, Бәләбәй өязенең шәрәфле мировой судьясы.

Мөселман халыкларының милли-мәдәни яңарышы тарафдары. Уфа губернасы мөселманнары арасында мәдәният-мәгърифәт эшчәнлеге алып бара. 1905 елның августында Түбән Новгород шәһәрендә Бөтенроссия мөселманнарының яшерен уздырылган 1 нче корылтаен оештыручыларның берсе.

1906 елда Уфа губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасына депутатлыкка сайлана. Мөселманнар фракциясенең бюро әгъзасы була. Кадетлар партиясен яклый.

Дума куып таратылгач, 1906 елның июлендә хөкүмәткә каршы Выборг өндәмәсенә кул куючылардан. Шул сәбәпле Әхтәмов фикердәшләре белән бергә хөкемгә тартыла, әмма 1907 елның декабрендә узган мәхкәмә утырышы аны аклый.

1914 елның июнендә Санкт-Петербургта уздырылган 4 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Уфа губернасы вәкиле буларак катнаша, хөкүмәтнең ислам динен тотучыларга карашы турында нотык сөйли. Мөселманнар чит кешеләр («инородец») дип саналырга тиеш түгел, илнең тулы хокуклы гражданнары булырга тиеш, ди.

Шуннан соңгы еллардагы сәяси эшчәнлеге мәгълүм түгел, 1918 елдан соңгы язмышы да ачыкланмаган.

Әдәбият

Туктаров М.Ф. Беренче, икенче, өченче Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. Казан, 1909.

Исхаков С.М. Ахтямов Абуссугуд // Отечественная история: Энциклопедия. М., 1994.

Мусульманские депутаты Государственной думы России (1906–1917): Сборник документов и материалов. Уфа, 1998.

Авторлар – Л.М.Айнетдинова, Д.М.Госманова