Татар онлайн-энциклопедиясенең фәнни-методологик концепциясен эшләүче буларак, мәкалә авторы Tatarica 2.0 челтәр энциклопедия ресурсының барлыкка килү һәм формалашу процессын күрсәтә. Эшнең методологик һәм технологик нигезләре, шулай ук энциклопедия контентын челтәргә урнаштыру ысуллары җентекләп ачып бирелә. Татар мультимедияле онлайн-энциклопедиясенең уникальлеге күрсәтелә, аның материаллары өч үзара бәйләнешле – текстлы, тавышлы һәм визуаль форматта басыла, алар порталдагы процесслар һәм күренешләрне системалы аңларга ярдәм итә.

Автор QR-кодлар булдыру технологияләрен берләштерү һәм Tatarica 2.0 порталының күпъяклы мәгълүматлар базасы хисабына мультимедияле ресурсның функциональ диапазонын киңәйтү өчен, тулыландырылган чынбарлык элементларын гамәлгә кертүгә кадәр, яңа мөмкинлекләр барлыкка килүен күрсәтә.

Сылтама ясау өчен: Ялалов Ф.Г. Цифровые технологии в разработке мультимедийной онлайн-энциклопедии Тatarica 2.0 // Научный Татарстан. 2022. №2. С.84–91.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ялалов Фәрит Габделгазиз улы, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фән буенча директор урынбасары, e-mail: yalalov51@mail.ru