- РУС
- ТАТ
Нефтьче-геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1962), профессор (1968), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1972), СССРның мактаулы нефтьчесе (1972)
1912 елның 8 августы, Харьков шәһәре – 2006 ел, Самара.
Азәрбайҗан индустриаль институтын тәмамлый (1935). Бөек Ватан сугышында катнаша.
1947–1975 елларда СССР Нефть сәнәгате министрлыгының «Гипровостокнефть» институтында (Куйбышев шәһәре) нефть чыганакларын эшкәртү бүлеге башлыгы, 1961 елдан директор урынбасары. 1975 елдан Самара техника университетында, нефть һәм газ чыганакларын файдалану һәм геология кафедрасы мөдире (1991 елга кадәр).
Россия геологлары Т.М.Боргест һәм А.Л.Карев белән берлектә нефть чыганаклары формалашуының хәзер дә дәвам итүен, океан трансгрессияләре һәм бозлык чорларының сәбәпләрен фаразлый. Куйбышев өлкәсендә нефть чыганакларын блоклы системаларда эшкәртүне фәнни дәлилләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнаша. Катламлы нефтьләрнең газ белән туендырылуы, «газ бүреге» формалашуы белән балчыклы каплавычларның зурлыгы арасындагы бәйләнешне ачыклый.
Идел-Урал төбәгендә нефть-газ хасил иткән беренчел утырмаларның доманик фациясе токымнарына бәйлелеген ачыклый. Нефть чыганакларын сыгылмалы һәм гравитацион режимда, В.Е.Титов белән бергә – эретелгән газ режимында цикллы эшкәртү технологиясен тәкъдим итә. СССР Фәннәр Академиясенең Микробиология институты хезмәткәрләре белән бергә нефть ятмаларының күкертле водород белән зарарлануын бетерү тәкъдимен гамәлгә ашыра.
Ленин премиясе (1966), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Геологическая обстановка формирования нефтяных и газовых месторождений Среднего Поволжья. М., 1965.
Новый подход к стратегии разработки нефтяных месторождений // Нефтяное хозяйство. 1994. № 11–12.
О реальных возможностях научно-технического прогресса в нефтедобывающей отрасли // Геология, геофизика и разработка нефтяных месторождений. 1998. № 12.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.