- РУС
- ТАТ
механика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (2005)
1957 елның 19 мартында Украина ССРның Полтава өлкәсе, Чутово районы Артёмовка поселогында туа.
1979 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук, Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында.
1988 елдан РФА КГҮдә: Физика-техника институтында, 1991 елдан Механика һәм машиналар төзү институтында.
Хезмәтләре технология процессларны модельләштерү һәм оптимальләштерүгә карый.
Осипов күзәнәкчел тирәлекләрдә, релаксация тәэсирләрен исәпкә алып, нефтьләр фильтрлаштыруның математика теориясен эшли (Ю.М.Молокович белән берлектә). Электр дугалы мичләрдә корыч эретүнең математика моделен; нурлы күчерү тәэсирендә эретү мәсьәләләрен исәпләү алгоритмнарын; мич белән идарә итүнең динамик программалаштыруга нигезләнгән, шулай ук күпсанлы производство чикләмәләре очрагында векторлы диаграмма буенча идарә итүнең билгеле алымын гомумиләштерү принцибын, хәрәкәтчән стеналы каналларда газның ирекле молекуляр агымнарын исәпләү алымнарын тәкъдим итә.
Матдәләрне җентекләп чистарту өчен хәрәкәтчән бандта фракцион кристаллаштыруның математика моделен эшли, процессны оптимальләштерә, туры агымлы схеманың кире агымлы схемадан күпкә файдалырак булуын күрсәтә.
Дискрет хәлләр симуляторын — Pla(i)n (сәүдә маркасы), шулай ук критиктан югары экстракциядә һәм үсемлек чыганаклы ике күзәнәкле тирәлекләрдән масса күчерү симуляторын эшләүчеләрнең берсе.
Основы теории релаксационной фильтрации. К., 1987 (автордаш);
Задачи переноса при свободномолекулярном течении газа и лучистом теплообмене. К., 2004;
Method of calculating planar and nonplanar problems of molecular gas flow in curvilinear channel with moving walls // Vacuum. 1996. V.47, № 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.