- РУС
- ТАТ
зоолог-эмбриолог, Петербург Фәннәр академиясенең академигы (1897, 1893 елдан мөхбир әгъзасы)
1847 елның 26 гыйнвары (7 феврале), Полтава губернасы, Шахворостовка авылы – 1918 елның 26 октябре, Севастополь шәһәре.
Харьков университетын тәмамлый (1867 ел).
Казан (1871–1881 еллар) һәм Новороссийск (Одесса шәһәре, 1882–1897 еллар) университетлары профессоры, 1897 елдан Петербург Фәннәр академиясенең Зоология музее директоры, бер үк вакытта 1901 елдан Севастополь биостанциясе директоры.
Хезмәтләре кайбер умырткалылар (Идел чөгәсе) төркеменең һәм Кабан күле, Казан тирәсендәге башка сулыклардагы күпчелек умырткасызларның яралгы үсешенә карый.
И.И.Мечников һәм А.О.Ковалевский тарафыннан эшләнгән чагыштырма эмбриологик эволюция юнәлешен үстерә.
Сальпаларда (иркен йөзүче колониаль хайваннар) фолликуляр бүленү дип аталган күренешне язып чыга. Бу вакытта үсешнең беренче стадияләре һәм төп әгъзаларга нигез салыну аталанмаган фолликуляр күзәнәкләр ярдәмендә тормышка ашырыла.
Боҗралы суалчаннарда баш нерв ганглиен (төенен) һәм умырткалыларда баш мие үсешенең үзенчәлекләрен күрсәтә.
Материалы к флоре водорослей Казанской губернии // Приложение к протоколу № 178 отчёта о деятельности Общества естествоиспытателей при Казанском университете в 1-м десятилетии (1869–1879) его существования. Казань, 1879;
История развития стерляди (Acipenser ruthenus) // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1878. Т. 7, вып. 3; 1880. Т. 10, вып. 2.
Насонов Н.В. Владимир Владимирович Заленский: Некролог // Изв. РАН. Сер.6. 1919. Т. 13, ч.2;
Биологи: Биографический справочник. Киев, 1984.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.