Чех-словак корпусы фетнәсе Совет хакимияте органнарын бетерү, советларга каршы хөкүмәтләр оештыру һәм киң колачлы сугыш хәрәкәтләре башлану өчен уңай шартлар тудыра. Чех-словак частьләре Беренче бөтендөнья сугышы чорында Россиядә Германиягә һәм Австро-Венгриягә каршы сугышта катнашу теләге белдергән Австро-Венгрия армиясе хәрби әсирләреннән һәм чех милләтеннән булган Россия подданныйларыннан оештырыла.

1917 елның июнендә ике укчы дивизия Чех-словак корпусына берләштерелә, ул Украинада урнаша (40 меңләп кеше, алга таба легиончыларның саны арта). Октябрь революциясеннән соң, совет хөкүмәте белән килешенү буенча, коралларның күпчелек өлешен Кызыл Армиягә тапшыру шарты белән корпус Владивосток аша Көнбатыш Европага эвакуацияләнергә тиеш була. Әмма Кызыл Армия командованиесенең һәм Совет хакимиятенең урыннардагы органнарының эзлексез гамәлләре, шулай ук Антанта илләренең тыкшынуы фетнә кабынуга китерә; корпус командованиесе солдатларны Владивостокка корал көче кулланып үтеп чыгарга өнди. Май ахырына чех-словак гаскәрләре төялгән эшелоннар тимер юл магистрале буйлап Ртищево станциясеннән (Пенза тирәсе) Владивостокка кадәр (7 мең км чамасы арада) сузыла.

Фетнәләр 25 майда — Мариинск, 26 майда Чиләбе шәһәрләрендә башлана. Алар барышында Идел буе (8–10 мең кеше), Чиләбе (9–12 мең кеше), Себер (10–12 мең кеше) һәм Владивосток (14 меңләп кеше) төркемнәре оеша. Чех-словак частьләре сугыш хәрәкәтләре башлыйлар, Идел буенда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта Новониколаевск (26 май), Пенза (29 май), Сызрань (30 май), Томск (31 май), Омск (7 июнь), Самара (8 июнь), Красноярск (18 июнь) шәһәрләрен басып алалар; урыннарда Совет хакимиятен бәреп төшерәләр һәм советларга каршы хөкүмәтләр оештыралар.

8 июньдә Самарада Учредительләр җыены әгъзалары комитеты (КОМУЧ) төзелә, ул шәһәрдә һәм губернада Совет хакимияте бәреп төшерелүен игълан итә һәм һәм шәһәр думасын, земство идарәләрен торгызу турында күрсәтмә бирә; КОМУЧ ның Халык армиясе оештырыла. Большевикларга каршы хөкүмәтләр шулай ук Екатеринбург (кадетларның һәм эсерларның «Урал хөкүмәте»), Омск («Себер вакытлы хөкүмәте») шәһәрләрендә төзелә. Советлар Россиясенең гражданнар һәм хәрби җитәкчелеге гадәттән тыш чаралар күрә: 13 июльдә Көнчыгыш фронт (4 армия составында) һәм РВС оештырыла. Июль ахырында чех-словак частьләре һәм акгвардиячеләр белән көрәштә төп көч булырга тиешле Бишенче армия формалаштырыла башлый.

22 июльдә Семберне басып алганнан соң, Чех-словак корпусының Идел буе төркеме 1–3 августта Казан юнәлешендә һөҗүм җәелдерә. Шәһәр өчен каты сугышлар 3 көн дәвам итә. Зур югалтулар кичереп, Кызыл Армия частьләре 7 августта шәһәрне калдыралар. Шуннан соң Казанда ак террор башлана: партия, совет хезмәткәрләре (М.М.Вахитов, С.Н.Гассар, А.П.Комлев, М.И.Межлаук, Я.С.Шейнкман һ.б.) кулга алына һәм атып үтерелә, Совет хакимияте тарафдарлары эзәрлекләүләргә дучар ителә. РСФСР алтын запасының төп өлеше ак чехлар кулына эләгә. Әмма легиончыларның алга таба хәрәкәте Көнчыгыш фронтның 2 нче һәм 5 нче армияләре частьләре тарафыннан туктатыла. Сентябрьдә Кызыл Армия частьләре контрһөҗүмгә күчә; 10 сентябрьдә — Казанны (кара Казанны азат итү операциясе), 12 сентябрьдә Семберне азат итәләр.

1918 ел ахырына Казан губернасы территориясе тулысынча азат ителә. Урта Идел буенда зур җиңелүгә дучар булып, бәйсез Чехословакия игълан ителү хакындагы хәбәр килеп ирешкәч, Чех-словак корпусы фетнәсендә катнашучылар үзләрен ватаннарына кайтарып җибәрүне таләп итәләр, легиончыларның бер өлеше Кызыл Армия ягына чыга. 1918 елның ахырында — 1920 елның ноябрендә корпусның төп көчләре Владивостокка эвакуацияләнә, шуннан Европага җибәрелә. Ватаннарына барлыгы 72544 кеше кайта.

Шулай ук кара Гражданнар сугышы.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов