Кечерәк агачлар, куаклар һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр.

40 ка якын төре урта һәм субтропик поясларда (Көньяк Америкадан башка) киң таралган. ТРда бер төре –  кызыл аю баланы яки тәлгәшле аю баланы (S.racemosa) үсә.

Куе ботаклы, 2-2,5 метр биеклеккә кадәр үсә торган куак. Йорт-койма буйларындагы ышык урыннарда, киң яфраклы урман күләгәлекләрендә үсә.

Яфраклары пычкы читле, очлы, каурыйсыман, парсыз яки өчәр-өчәр булып урнашкан. Сабак очындагы чәчәклек тәлгәшләре исле. Чәчәкләре вак, башта яшькелт-сары, соңрак саргылт-ак төскә керә. Май-июнь айларында чәчәк ата. Чәчәкләре нектарсыз, әмма чебеннәр, вак коңгызлар, умарта кортлары чәчәкләрдән туклыклы серкә җыялар. Җимешләре кызыл төстә, сусыл, июльдә өлгерә, ашарга яраксыз.