Тарихы

XVIII йөз уртасында хуҗасы алпавыт Молоствовлар авылы буларак нигезләнә. Башта комиссар М.Д.Молоствовка карый, 1756 елда Ширбәт авылы белән бергә бертуганының улы Л.И.Молоствовка күчә. 1795 елда аның улы Ф.Л. Молоствовныкы. XIX йөздә – XX йөз башында хуҗалары алпавытлар Пирхи, Комаровский, Сазоновлар була. Авылда алпавыт утары урнаша (2001 елда бина юкка чыга).

1861 елгы реформаларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау, балта эше, тимерчелек, тегүчелек, күн аяк киеме тегү тарала.

1855–1859 елларда авылда графиня А.А.Комаровская акчасына Казан Богородица чиркәве төзелә (архитекторы И.П.Бессонов, К.А.Тонның үрнәк проекты буенча; 1930 елларда ябыла, псевдорус юнәлешенең эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында Казан Богородица чиркәве, земство (1878 елда ачыла), һөнәрчелек мәктәпләре, 6 җил, 1 пар тегермәне, 2 тимерчелек, зур һәм 6 кечкенә кибет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1912 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Кызыл Бистә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931–1950 елларда авылда 135 нче ат заводы һәм “Красная Слобада” колхозы була. 1950 елда алар җирлегендә “Краснослободский” совхозы оештырыла (авыл – үзәк утары), 1997 елда шул ук исемдә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Хәзерге вакытта берничә крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1980–2019 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (1980 елда яңа бина төзелә).

Мәдәният йорты, китапханә (2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (элеккеге мәктәп бинасында), күпфункцияле үзәк (2015 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.Ф.Военушкин (1929–2012) – икътисад фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган төзүчесе, РСФСРның сәнәгать һәм төзелеш материаллары министры (1979–1985), СССРның сәнәгать һәм төзелеш материаллары министры (1985–1989);

И.Т.Данилин (1898–1960) – генерал-майор, Гражданнар, совет-фин, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

П.С.Омётов (1917–1984) – авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Александр Невский, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Авыл белән Дан орденының тулы кавалеры В.И.Филипповның (1914–1981) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, калган гомерен авылда үткәрә һәм шушы зиратта җирләнә.

Халык саны

1762 елда – 206,
1795 елда – 686,
1859 елда – 1135,
1897 елда – 1253,
1908 елда – 1416,
1920 елда – 1286,
1926 елда – 989,
1938 елда – 1279,
1949 елда – 861,
1958 елда – 1133,
1970 елда – 1066,
1979 елда – 772,
1989 елда – 571,
2002 елда – 459,
2010 елда – 410,
2021 елда – 360 кеше (руслар – 83%, татарлар – 16%, чуашлар – 1%).