Су өслегенең мәйданы 48 га. Су күләме 3120 мең м3.

Озынлыгы 1800 м, киңлеге 120 дән алып 325 м га кадәр, уртача тирәнлеге 6,5 м, иң тирән урыны 12 м.

Килеп чыгышы буенча Бирге Кабан карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә тирәнәйгән Идел елгасының элеккеге урыны булып исәпләнә. Күл сузынкы формада, борылмалы ярлары грунт өеп тигезләнгән. Бирге Кабан белән Аргы (Урта) Кабан күле Ботаника ермагы аша кушыла.

Суы каты, нык минеральләшкән, гидрокарбонат-кальцийлы, составында сульфатлар һәм хлоридлар бик күп. Күл өчен начар газ режимы – кислород җитешмәү, күкертле водород булу, биоген, органик һәм башка пычраткыч матдәләрнең булуы хас. Флора-фаунасы бик ярлы, күл «үле» сулык дип исәпләнә (1980). Савыктыру чаралары үткәрү нәтиҗәсендә биотик бергәлек өлешчә торгызыла.

Сирәк төрләрдән су чаяны, ихтиофаунада чабак, алабуга, җилембалык, кызылканат, көмеш табан балыклары очрый.

Бирге Кабан ял итү максатларында файдаланыла. Монда спорт көймәләре базалары урнашкан, су спорты төрләре буенча ярышлар уздырыла. 1998 елдан ял итү теплоходлары йөри. Иске Татар Бистәсе ягыннан күл буе яры төзекләндерелә.