Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда Троица чиркәве, мәчет, чиркәү-приход мәктәбе, мәдрәсә, 3 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1242 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Килдураз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Пролетарий» колхозы оештырыла, 1958 елда «Коммуна» колхозы составына керә, 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1999 елга кадә авылда клуб эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: Бәбки I, II, III, IV, V авыллыклары (Имәнкискә культурасы), Бәбки I, II, шәһәрлекләре (Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Х.Х.Байчурова (1901–1977) – агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Ленин ордены кавалеры;

Ә.Г.Галиәкбәров (1939 елда туган) – галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда. – 45 ир заты;
1859 елда – 579,
1908 елда – 1329,
1920 елда – 1181,
1926 елда – 1005,
1938 елда – 849,
1949 елда – 655,
1958 елда – 130,
1970 елда – 278,
1979 елда – 143,
1989 елда – 86,
2002 елда – 34,
2010 елда – 26,
2015 елда – 21 кеше (татарлар – 86%, руслар – 14%).