Тарихы

Авыл 1780 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, арба ясау, кәрзин үрү.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1420 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Уразай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл тау” колхозы оештырыла. 1958 елда аның составында “Кызыл игенче” колхозы (Шәрип авылы), “Берек” колхозы (Мерәс авылы), “Бүләк” колхозы (Илчебай авылы), “Кызыл тау” колхозы (Уразай авылы) була. Яңа колхоз “Таулар” исеме белән атала. Соңрак колхоз үзәге Уразай авылына күчерелә.

Халкы күбесенчә Актаныш авылы предприятиесендә, “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1936 елда җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (бина 1960 елда төзелә), 1983 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2011 елда ябыла).

Авылда клуб (1965 елда төзелә, 1987 елда элеккеге колхоз идарәсе бинасына урнаша), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1997 елдан).

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Гаязов (1950 елда туган) – ТРның атказанган элемтә хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 250,
1834 елда – 456,
1859 елда – 529,
1870 елда – 576,
1884 елда – 601,
1897 елда – 636,
1906 елда – 681,
1913 елда – 753,
1920 елда – 669,
1926 елда – 712,
1938 елда – 749,
1949 елда – 414,
1958 елда – 492,
1970 елда – 486,
1979 елда – 392,
1989 елда – 286,
2002 елда – 260,
2010 елда – 249,
2015 елда – 245 кеше (татарлар).