Тарихы

Авыл 1722 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортлар катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, кошчылык, көймәләр ясау, май язу, елга пристаньнарында ялланып көн күрү, сал агызу була.

Пристаньда ипи саклау-сату кибете урнаша. Балык заводы эшли.

Мәчет беренче тапкыр 1831 елда телгә алына (1954 елда мәчет манарасы кисеп төшерелә, бина клуб буларак файдаланыла).

1917 елга кадәр земство мәктәбе эшли, 1925 елга кадәр өяз училищесе була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1510 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Актанышбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Урал” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Шәйхәйдаров), 1950 елда аның составында “Актанышбаш” (Актанышбаш авылы) һәм “Үрләч” (Ирмәш авылы) колхозлары була. 1958 елда колхоз “Үзәк” колхозы составына керә.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1989 – 2000 елларда авылда комбикорм заводы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (бина 1985 елда төзелә), клуб (бина 1990 елларда төзелә), китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Каюмов (1937 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Әлмәт нефть һәм газ чыгару идарәсенең “Нефтяник” совхозын егерме ел җитәкли;

Ф.Г.Каюмов (1939 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Яшел Үзән шәһәренең машина төзү заводы директоры (1983 – 1991 еллар), Яшел Үзән шәһәренең коммуналь милек идарәсе комитеты башлыгы, берүк вакытта хакимият башлыгы урынбасары;

Р.З.Хәлиуллина (1931 – 2014) – шагыйрә.

Халык саны

1705 елда – 231,
1859 елда – 409,
1870 елда – 443,
1884 елда – 441,
1906 елда – 411,
1913 елда – 580,
1926 елда – 590,
1938 елда – 934,
1949 елда – 538,
1958 елда – 446,
1970 елда – 323,
1979 елда – 303,
1989 елда – 359,
2002 елда – 340,
2010 елда – 358,
2015 елда – 341 кеше (татарлар).