Биографиясе

1950 елның 5 ноябрендә Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендә туган.

Мәскәү химия-технология институтын тәмамлый (1973). «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә эшли, ингибирлау (химик реакцияләр тизлеген киметү) лабораториясе башлыгы (1979 елдан), фәнни-технология үзәгенең директор урынбасары (1997 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмаларның химик технологиясенә һәм оксидлаштыру ысуллары белән табыла торган ясалма каучук җитештерү өчен мономерлар бүленеп чыгу процессларында өстәмә реакцияләрне булдырмауга карый.

Винилароматик мономерлар полимерлаштыруны, стиролны термополимерлаштыруны, диметилформамидны гидролизлауны, изопренның үзлегеннән полимерлашуын һ.б. ингибирлау ысулларын эшли; технологик эшләнмәләре производствога кертелгән.

Бүләкләре

Ленин комсомолы (1978), СССР Дәүләт (1989) бүләкләре лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Автоколебательный механизм образования ингибитора в процессе полимеризации стирола в присутствии фенолов // Доклад Академии Наук СССР. 1982. Т. 264, № 6.

Ингибирование окислительной полимеризации стирола фенолами. Автоколебательный режим // Высокомолекулярные соединения. 1984. Т. 26А, № 3.