Биографиясе

1958 елның 7 октябрендә, Актаныш районы Киров исемендәге совхоз поселогында туган.

Казан театр училищесен тәмамлагач (1983), Татар академия, Татар драма һәм комедия театрлары актеры (1985–1993).

1993–1998 елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 2003–2006 елларда Татарстан интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) директоры.

Иҗаты

2006–2010 елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркәтип. 2012–2016 елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 2016 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе. Татар академия театры сәхнәсендә уйналган Алмазбулат (Ю.Сафиуллинның «Алмазбулат» пьесасы, 1983), Тимур (Р.Мингалимнең «Кайда сез, ирләр?» пьесасы, 1983); Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә – Басарый (Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар», 1987) рольләре иң уңышлыларыннан. «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» (Татар драма һәм комедия театры, 1988), «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (шунда ук, 1989), «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (шунда ук, 1990), «Алла каргаган йорт» (Әлмәт татар драма театры, 1991), «Никүләй дәдәйнең бөер ташы» (Минзәлә татар драма театры, 1992), «Хатын түгел – аждаһа» (Әлмәт татар драма театры, 1992), «Сәер кеше» (шунда ук, 2008) пьесалары авторы. Әсәрләре «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (1998), «Гыйлаҗ тәрәзәләре» (2004), «Пьесалар» («Пьесы», 2008, рус телендә), «Таш сандык» (2008), «Аҡ күгәрсен» (Өфө, 2012, башкорт телендә) җыентыкларына тупланган.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2005).

Әдәбият

Шәмсутова А.А. Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш: фәнни мәкаләләр. Казан, 2010.

Закирҗанов Ә.М. Рухи таяныч: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 2011.

Саттарова А.М. Современная татарская драматургия: 1985–2000 гг. Концепция эпохи и героя. Казань, 2003.