Биографиясе

1898 елның 23 ноябре (5 декабре), Тверь губернасы, Весьегонск өязе Выголево авылы – 1972 елның 31 июле.

1935 елдан Ленинград университеты профессоры, 1949 елдан археология кафедрасы мөдире, 1948–1951 елларда университетның проректоры.

Бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты (1938–1943) һәм Дәүләт Эрмитажы (1951–1969) директоры.

Бөек Ватан сугышы елларында Алабуга шәһәрендә эвакуациядә яши.

Фәнни эшчәнлеге

«Материалы и исследования по археологии СССР» һәм «Краткие сообщения о докладах и полевых исследованиях Института истории материальной культуры» исемле даими чыга торган фәнни басмаларга нигез салучыларның берсе.

Хезмәтләре скифлар, славяннар, Хәзәр каганлыгы һәм Киев Русе тарихларына, археологиясенә һәм мәдәниятенә карый.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Средневековые поселения на Нижнем Дону. Л., 1935.

Очерки древнейшей истории хазар. Л., 1936.

История хазар. Л., 1962.

Сокровища скифских курганов в собрании Государственного Эрмитажа. Прага, 1966.

Киммерийцы и скифы (от появления на исторической арене и до конца IV века до нашей эры). Л., 1974.